Салават Сайрамаган сандугачлар - салават сандугачлар слова

Вы попали на страницу, посвященной песне Салават - Сайрамаган сандугачлар mp3 - скачать и слушать онлайн, найти текст песни и видео клип бесплатно и без смс

Исполнитель: Салават

Название песни: Сайрамаган сандугачлар

Продолжительность: 03:23

Добавлен: 2016-05-31

Прослушали: 690



Скачать

Другие песни исполнителя Салават
Текст песни:

Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?

Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?

Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел – яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.

Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Клип Салават Фатхетдинов - "Сандугачлар эзеп сайрый"
Добавить комментарий